Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
29 2019 ел., пәнҗешәмбе

Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде

Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров каршы алды.  

Игорь Комаровның эш сәфәренең максаты – Республика көненә багышланган тантаналарда катнашу.  


Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.

Чара Казанда "Пирамида" комплексында узды. 

 


Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Дәүләт һәм җәмгыять хезмәт кешесенең абруен күтәрү өчен активрак ярдәм күрсәтергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов: Казанның тарихи йөзен чагылдыручы объектларны саклап калырга кирәк

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә «Том Сойер Фест» (Калинин ур., 12) җәмәгать проекты кысаларында реставрацияләнгән агач йортта булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде. 


Рөстәм Миңнеханов яңа «Замбези елгасы» Казан зоопаркында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Замбези елгасы» Казан зоопаркында булды. Бүгенгә объектта төзелеш эшләре тәмамланган. Хайваннар өчен вольерлар буш әле: аларны бер атнадан китерәчәкләр.  

Рөстәм Миңнеханов зоопарк территориясен, вольерларны карап чыкты. Казан зооботбакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, «Замбези елгасы»нда Африкадан китерелгән хайваннар гына яшәячәк. Шулай ук ул булачак ял паркын төзекләндерү һәм дару үләннәре ботан бакчасын кору планнары турында да сөйләде. 


Рөстәм Миңнеханов: Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре – сәламәтлек саклау ситемасы эшендә бик мөһим элемент

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч медицина ярдәме машиналары һәм күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырды. Быел барысы 187 автомобиль бирелде.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов яңа техниканы карап чыкты.


Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары штабы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлары штабы белән очрашты. Очрашу Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы чемпионаты башланыр алдыннан узды, анда «Татнефть» ГАҖ  генераль директоры, «Ак Барс» президенты Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Дмитрий Квартальнов һәм «Ак Барс» ХК генераль менеджеры Рафик Якубов катнашты. 

Очрашу «Татнефть Арена» спорт комплексында узды. Монда Рөстәм Миңнехановка спортчылар өчен яңартылган бүлмәләрне күрсәттеләр.