Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
26 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Президенты чаңгы-биатлон комплексын төзү проектына багышланган киңәшмә уздырды

Бүген Казан Кремлендә республикада чаңгы-биатлон комплексын төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


Рөстәм Миңнеханов: Безгә һәрчак предприятиеләребездә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе мөһим

Татарстанның сәнәгать комплексының тотрыклы эше бик күп төрле социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика предприятиеләрендә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә ТР Иминлек Советы утырышында белдерде. 


Россиядә беренче мәртәбә «TCI Network глобаль конференциясе» 2020 елда Казанда узачак

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советында нотыкчылар сәнәгать һәм җәмәгать иминлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, утырш Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан нефть-газ химиясе комплексының 2024 елга кадәр бишенче программасы октябрьдә кабул ителергә тиеш

Быел Татарстан нефть-газ химиясе комплексының дүртенче программасын гамәлгә ашыру тәмамлана. 2015-2018 елларда комплекста производство күләме планлаштырылган 21 процент урынына 8 процентка артты. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин компаниянең Директорлар советы утырышында хәбәр итте. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 


2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның нефть-газ-химия комплексы тарафыннан продукция төяп җибәрүләр 8%ка арткан

Татарстанда 2019 елның беренче яртыеллыгында нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре 860 млрд сумлык продукция төяп җибәргәннәр, бу үткән елның шушы чорына карата 8%ка артык. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.


Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәгариф министры Хөсәен Ибраһим Әл Хәммәди белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәгариф министры Хөсәен Ибраһим Әл Хәммәди белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Яклар мәгариф, эшче һөнәрләрен үстерү һәм популярлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлекне һәм эшлекле багланышларны ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.    

Утырышта компаниянең 2019 елның җиде ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, сентябрь аена бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар «Татнефть» ГАҖнең 2019 елның беренче ярты еллыктагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алыштылар.