Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
23 2019 ел., җомга

Татарстан Президенты Швейцариянең Федераль икътисад, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр департаменты башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Федераль икътисад, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр департаменты башлыгы Ги Пармелен белән очрашты. Очрашу WorldSkills Kazan-2019 кысаларында "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә узды. 


Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International әгъза-илләре министрлары саммиты утырышында катнаштылар

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә WorldSkills International әгъза-илләре министрлары саммиты утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук РФ Мәгариф министры Ольга Васильева, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм РФ Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков та катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills Kazan-2019 уздыру Россиядә һөнәри белемне үстерү өчен сизелерлек этәргеч булачак икәненә ышанам

Технологик алгарышлар һәм социаль процессларның катлаулануы хәзерге заман яшьләрен һөнәрнләрен җитди сайларга мәҗбүр итә. Бу Хөкүмәт өчен дә, шулай ук мәгариф системалары өчен дә җитди сынау. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Дөнья янауларга дучар: үзгәрешләр чорында яраклашу, уңышлар һәм чәчәк ату өчен күнекмәләр" эшлекле программасының пленар утырышында белдерде, утырыш «Казан Экспо»да WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова да чыгыш ясады. 


Татарстан һәм Coca-Cola калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында килештеләр

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия  генераль директоры Александр Ружевич куйдылар. Тантаналы чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узды. 


Рөстәм Миңнеханов Армавир шәһәре башлыгы Андрей Харченко белән очрашты

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Армавир шәһәре муниципаль берәмлеге (Краснодар крае) башлыгы Андрей Харченко белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.


Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев җитәкчелегендәге делегациясе Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.