Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
22 2019 ел., пәнҗешәмбе

Дмитрий Медведев: WorldSkills безнең илгә заманча мәгариф булдыру өчен энергия бирде

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәркемгә төрле-төрле өлкәләрдә: төзелештә, дизайнда, сәнәгатьтә, транспорта, ИТ яисә хезмәт күрсәтүләрдә үз көчеңне сынап карарга мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачу тантанасында хәбәр итте. «Казан Арена» стадионында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  


Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры белән WorldSkills International башлыгы очрашуында катнашты

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Әңгәмә WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасы башланыр алдыннан «Казан Арена» стадионы территориясендә узды. 


Дмитрий Медведев «ТАНЕКО»да нефтьне беренчел эшкәртү буенча икенче җайланмага видеоконференция режимында старт бирде

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эксплуатациягә кертү тантанасында катнаштылар.

Чара видеоконференция режимында Казан белән Түбән Кама арасында узды. 

Чарада тагын Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та ктанашты.


Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.  

Очрашу Казан Кремлендә узды. Искәртәбез, бүген кич Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Казан Арена» стадионында WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты ачылу тантанасында катнашачак.   

Дмитрий Медведев Казанның  һөнәри осталык дөнья чемпионаты уздыруга әзерлеген уңай бәяләде.


Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә, Дмитрий Медведев WorldSkills Россия җыелма командасының күнегүләр базасы булган техникум эше белән танышты.


Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов "Казан Эскпо"да WorldSkills ярышлары мәйданчыкларын карадылар

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кысаларында "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә - WorldSkills дөнья чемпионатының төп мәйданчыгында булдылар.  


РФ Премьер-министы Дмитрий Медведев Казанга эш визиты белән килде

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанга эш сәфәре кыла. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Россия Премьер-министры “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашырга ниятли. Шулай ук аның Россия җыелма командасы белән очрашуы көтелә. 


Татьяна Голикова WorldSkills чемпионатын ачуга багышланган матбугат конференциясендә: WorldSkills хәрәкәте балаларыбызга өметләнергә мөмкинлек бирә

WorldSkills хәрәкәте безгә балаларыбызга һәм аларның перспективаларына өметләнергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Казан Экспо үзәгендә WorldSkills KAZAN башлану уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, WorldSkills чемпионатын оештыру комитеты рәисе Татьяна Голикова әйтте. Ул WorldSkills хәрәкәтенең Россиядә белем алу процессы өчен әһәмиятле чаралары турында сөйләде.

“Мәгариф” илкүләм проекты илебез өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Әлеге проект кысаларында Россиядә “Яшь профессионаллар” проекты чаралары гамәлгә ашырыла. “Яшь профессионаллар” проекты чаралары Россиядә урта һөнәри белем алуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Мондый чаралар Россиянең WorldSkills хәрәкәтенә кертелгәч, илкүләм приоритетларга нигезләнеп оештырылган иде”, - диде Татьяна Голикова.


Рөстәм Миңнеханов WorldSkills чемпионатын ачуга багышланган матбугат конференциясендә: Илебез ярышларны беренче кат кабул итә һәм бу бик җаваплы

Татарстан Республикасында профильле мәгариф учреждениеләрендә алдынгы оешмалар белән эшче кадрлар әлезрләүче 37 ресурс үзәк булдырылды. 2020 елда аларның саны 41гә җиткереләчәк - оешмалар төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә кадрлар резервын туплау өлкәсендә зур өлеш кертәләр. 


Казанга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде.


Рөстәм Миңнеханов Франция хезмәт министры Мюриель Пенико белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Франция хезмәт министры Мюриель Пенико белән очрашты.