Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
20 2019 ел., сишәмбе

Ирек Фәйзуллин: Ике ел эчендә Татарстанда илле яңа балалар бакчасы төзеләчәк

2019 елның 1 июленнән проектлы финанслауга күчү сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте регионда эшләүче төзелеш оешмаларының һәм вәкаләтле банкларның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча эш алып бара. Әмма бүген сайлап алуны узган 18 банкның унысы гына төзелеш оешмалары белән эшли. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли WorldSkills авылын ачу һәм WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты флагын күтәрү тантанасында катнаштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачу һәм WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты флагын күтәрү тантанасында катнашты. 

Чара Казанда Универсиада авылы территориясендә узды, чемпионат вакытына ул WorldSkills авылы булачак.


Рөстәм Миңнеханов Татарстанда "Безнең ишек алды" яңа программасының гамәлгә ашырылуын игълан итте

Татарстанда "Безнең ишек алды" ишек алларын төзекләндерү буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары редакторлары белән очрашуда белдерде.