Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
15 2019 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендәге резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.


Татарстан Республикасы һәм «Вайлдберриз» компаниясе хезмттәшлек турында килештеләр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» интернет-кибетенә нигез салучысы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 


Татарстан Президенты Лаеш районында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылына эш сәфәре барышында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексы эшчәнлеге белән танышты.

Бу мәйданчык «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылары агрологистика  кооперативының инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган.


Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында капремонтан соң «Столбище» полиция бүлеге бинасын ачты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул капремонтан соң «Столбище» полиция бүлеге бинасын ачты. Аны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.


Минтимер Шәймиев мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсендә катнашты

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең төп темасы – “Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак”.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, зур предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин полиция хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә һәм  участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Автомобильләр республика бюджеты исәбенә "2014-2020 елларда иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору" Татарстан Республикасы дәүләт программасы буенча сатып алынган. 


Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсендә: 5 ел эчендә мәгариф тармагының берләштерелгән бюджеты өчтән бергә артты һәм 100 млрд сумнан артып китте

Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча саллы чаралар күрелде – 16 мең укучыга 33 мәктәп, якынча 22 мең урынлык 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалды. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында китерде. Киңәшмәнең төп темасы – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».

Искәртәбез, быел Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.