Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
08 2019 ел., дүшәмбе

Татарстан Президенты Василий Лихачёвның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов академик Василий Лихачёвның вафатына бәйле рәвештә якыннарының кайгысын уртаклашты. Татарстан Президенты аның хатыны Наилә Лихачевага кайгыларын  уртаклашу телеграммасы юллады. Василий Николаевич 68 нче яшендә вафат булды. 


Татарстан Президенты БГӘ хакимияте һәм бизнесы вәкилләрен KazanSummit халыкара икътисадый саммитына чакырды

IX еллык инвестицион форумы (Annual Investment Meeting (AIM) кырларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән берничә очрашу уздырды. Форум алдыннан Татарстан Президенты БГӘ инфраструктура үстерү министры Абдулла бин Мөхәммәд Бинхаиф Әл Нуайми белән очрашты. 


Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәрендә IX еллык инвестицион форум ачылышында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда  (БГӘ) «Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең киләчәген чагылдыру: цифрлы глобальләштерү аша бөтендөнья икътисадын баету» темасына багышланган IX еллык инвестицион форумын (Annual Investment Meeting (AIM) 2019) ачу тантанасында һәм Россия Федерациясе вәкиле буларак пленар утырышында катнашты.