Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
03 2019 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke чүп-чар яндыру заводы эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke чүп-чар яндыру заводы эше белән танышты.

Заводка килүгә үк конференц-залда предприятиене тәкъдир иттеләр.

Чүп-чар яндыру заводы вәкиле предприятие тарихы турында сөйләде, ни өчен бу урынны сайлап алулары хакында әйтте. 


Рөстәм Миңнеханов Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд очрашуда Россия-Дания мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләштеләр. 

Очрашу Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясе мәйданчыгында (Дания) узды. 

Сюзанна Хюлделунд Татарстан делегациясе белән янә очрашырга шат булуын искәртте. 


Алексей Песошин “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Түбән Кама” һәм “Яшел Үзән”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.


Рөстәм Миңнеханов «Данфосс» җитәкчелеге белән алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Данфосс» компаниясе президенты Ларс Твин белән очрашты. Очрашу Копенгагенда узды. 

Без алга таба хезмәттәшлек итәргә һәм Даниянең ресурсларны саклау, нәтиҗәле энергетика стратегиясе өлкәсендәге тәҗирбәсен өйрәнергә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. 


Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәлендә катнашты

Дания эшлекле даирәләре катнашында «Татарстан - Дания» түгәрәк өстәле – үзара файдалы багланышларны киңәйтү өчен зур потенциалы булган мөмкинлек.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда узган  «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәлендәге чыгышында белдерде.   

Чарада Россиянең Даниядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Барбин, Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре  кысаларында узды.

Яклар Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   


Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда эш сәфәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга (Дания Корольлеге) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге, Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд ханым белән очрашачак, тагын берничә эшлекле сөйләшү алып барачак.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Дания – Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашачак, анда республиканың инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.