Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кысаларында Хелмонд шәһәрендәге автомобиль кампусында булды.
De Automotive автомобиль кампусы - автомобиль бизнесы өчен илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә очрашу урыны һәм эшлекле үзәк. Кампуска нигез салучы - Volvo компаниясе.
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара Диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе дәресләре” күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Нидерланд җитәкчелегенә уртак проектларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Искәртик, Татарстан делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Нидерланд Корольлегенә эш сәфәре кыла.
Нидерланд бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәл барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан үзенә капитал җәлеп итү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек үстерү яклы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландка эш сәфәре кысаларында High Tech Campus югары технологияләр кампусында булды.
Монда ул резидентларының берсе - Signify компаниясе белән җентекләп танышты. Бу компания – яктылык светодиод яктыртуы өчен хәл ителешләр, системалар һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм лидер.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Климат өлкәсендә икътисад һәм сәясәт министрлыгының Генераль секретаре Маартен Кампс белән очрашты.
Очрашу High Tech Campus югары технологияләр кампусы мәйданында (Brainpoint Eindhoven төбәге) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә якынча 18 мең кеше килергә тиеш. Ә 3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин язгы чакырылышка багышланган брифингта хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегендәге (Бест шәһәре) Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булды.
Ул Нидерланд Корольлегендә кыскача эш сәфәрендә.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, “Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, академик Александр Чубарьян белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенә эш сәфәренә килде.