Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
17 2019 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда да, Башкортостанда да хоккей – иң төп спорт төре

Хоккей – Татарстанда да, Башкортостанда иң төп спорт төре. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы хоккей ветераннары командалары арасындагы иптәшләрчә матч башланыр алдыннан хәбәр итте . Тантанада Башкортостан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. 


Уфада Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәрен ачу тантанасы үтте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәрен ачу тантанасында катнаштылар. Чара Уфада "Башкортстан" дәүләт концерт залында уздырылды. 


Татарстан Президенты Башкортостанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында Башкортостанның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил  Шәйхеразыев, Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәрен уздыру уңаеннан Уфага килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада эш сәфәрендә. Төп максаты – Башкортстан АССРның 100 еллыгы кысаларында Башкортостанда Татарстан Республикасы көннәрен уздыру чараларында катнашу. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашырга, «Дуслык күпере» мәдәни-танып белү күргәзмәсе проекты белән танышырга һәм Татарстан сәнгать осталары концертын карарга ниятли.


Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә берничә объектны карады

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген һәм Казан елгасы яр буе урамын җәяү узып карады. Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданчыкта Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең тарихи үзәгендә автомобильләр һәм җәяүлеләр агымнарын яңача бүлү схемасы тәкъдим ителде. 

 


Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең башлыгы Людмила Романова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.