Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
12 2019 ел., җомга

Рөстәм Нигъмәтуллин: Өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим механизм булып тора

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты.

Форум Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында уза (Лемаев пр.,14).  Анда чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1 меңләп кеше катнаша.


Рөстәм Нигъмәтуллин Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркында булды

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Түбән Камада “Пионер” индустриаль  паркында булды.


Рөстәм Нигъмәтуллин “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

Бүген “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының  еллык гомуми җыелышы узды, анда компаниянең 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.


Рөстәм Нигъмәтуллин “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ Этилен заводында бензол экстракцияләү җайланмасы ачылышында катнашты

Бүген иртән Түбән Камада “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  “Этилен” заводында бензол экстракцияләү җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды.  

Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.


Алексей Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген республика халкын Космонавтика көне белән котлады.