Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
15 2018 ел., чәршәмбе

ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында бүген берьюлы ике мәсьәлә каралды.

Утырыш ТР Министрлар Кабинетында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Төп темалар - “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлекләре турынды”; “Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларында, мәдәният һәм спорт объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләре турында”.


Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музеен карады

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музеен булдыру буенча эш барышы турында күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин, “ТСНРУ” ААҖ генераль директоры Юрий Егорушкин, Зөя авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын вакытлычы башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин катнашты.  


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Эшкуарлык советы турында: Эшкуарлар белән болай эшләү рәвешен федераль дәрәҗәгә дә күчерергә мөмкин

Бүген Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының тугызынчы киңәйтелгән утырышы узды. Чара итернет челтәрендә турыдан-туры трансляцияләнде.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов утырышның кунагы булды.

Татарстан Республикасы Президенты белән аралашу өчен барлыгы 250 эшкуар чакырылган иде.


Рөстәм Миңнеханов Казанда республиканың иң эре КФҮдә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Савва Шипов бергәләп, Казанда (Җиңү проспекты, 214) иң эре күп функцияле үзәге эше белән танышты.