Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Иртәгә, 15 август көнне, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IX киңәйтелгән утырышы узачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Чара "Пирамида" кунакханә комплексында үткәреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты/
Искәртик, бүген Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында булды, шуннан ТР Президенты Буа кырлары өстеннән очып узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Олы Фролово, Черки-Килдураз, Бик-Ути, Кыр-Таугелде, Яңа Чәчәкаб, Лашчы Башы ёщм башка авыллар кырларын карадылар.
Бүген Тәтешкә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тетюшитехстекло» производствосында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. ТР Президенты урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кытай Халык Республикасы генераль консулы У Инцень белән очрашты.
Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгын ачу турында карар 2015 елның 15 августында кабул ителә. У Инцень рәсми рәвештә Генераль консул вазифаларын башкаруга 2017 елның апрелендә керешә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов YDA Group Төркия холдингы идарәсе рәисе Хөсәен Арслан белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында танышу формасында узды.
Татарстанда бөртекле культураларны җыю тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә барлыгы 1,5 млн гектар мәйданның 640 мең гектарында җыелган, яисә планның 43%ы. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дизайн Рус» ҖЧҖ генераль директоры Седат Созудогру белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Яклар алга таба хезмәттәшлек, бизнесны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чираттагы ялга китте.
Аның ялы 14-25 август көннәрендә булачак.