Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда бүгенге көнгә мәйданнарның 35 проценты суктырылды, ягъни 512 мең гектар, 1,5 млн. тонна, уңышлылык - 28,5 ц/га (2017 елда - 38,9 ц/га).
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонталу барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фзйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Капиталь ремонтлау программасында 2018 елда 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан кала). Бу 5,3 млн. кв. метрлык 995 күп фатирлы йорт.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документ имзалады.
"Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында" вазифасына яңадан билгеләнү турында 2013 елныд 5 июленнән 54-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законыныд 5 нче матдәсе нигезендә Тимур Дмитрий улы Нагуманов тагын биш елга ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле вазифасына билгеләнде.