Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
07 март 2018 ел., чәршәмбе

Владимир Путин җитәкчелегендә узган АСИ күзәтчелек советы утырышында Рөстәм Миңнеханов катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә булды. Анда ул "Яңа проектларны гамәлгә ашыруның стратегик инициативалары агентлыгы" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Чарада АСИның 6 ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. 


Алексей Песошин Казанның җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

ТР Хөкүмәте йортында Казанның җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар 2033 елга кадәр булган башкаланың җылылык челтәрләрен яңарту планын, барлык системаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләрен  карадылар.