Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
27 март 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Кемерово сәүдә комплексында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акциядә катнашты

Бүген Казанда Кемерово сәүдә комплексында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акциягә 100 дән артык кеше килгән иде.

Татарстан башкаласында акция шәһәр үзәгендә, Ленин бакчасы янында узды, анда “Кемерово, без синең белән” баннеры урнаштырылган иде.


ТР Хөкүмәте йортында РФдә Конкуренцияне үстерү милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФдә Конкуренцияне үстерү милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин уздырды. Анда Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин катнашты.


Минтимер Шәймиев Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшсеме Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты.

Әхмәт Садыйк Доган - Төркиянең 1996 елда Казанда ачылган Генераль консуллыгының унберенче консулы. Ул үз вазифаларына быел гыйнвар аенда кереште.


Татарстанда 2017 елда финанс базарында катнашучылар эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр

Татарстанда 2017 елда финанс базарында катнашучылар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында Россия банкының ТР буенча  Милли банк бүлегендә киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия банкының Идел-Вятка  баш идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Коваленко, Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин һәм финанс оешмалары вәкилләре катнашты.


ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта язгы ташуны авариясез уздыруны тәэмин итү турында сөйләделәр

Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында су күләме нормадан 3,5-4 метрга артык. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Брифинг 2018 елгы язгы ташуны авариясез уздыруны тәэмин итүгә багышланган иде.