Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
02 март 2018 ел., җомга

Антон Силуанов һәм Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды

Бүген Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Антон Силуанов "Алабуга"да беренче кат булды, шуңа күрә аңа мәйданчыкта экскурсия оештырдылар, предприятиеләрне күрсәттеләр. 


VII Россия төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы онлайн режимда узачак

Иртәгә, 2018 елның 3 мартында, Казанда VII Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары һәм Татарстан эшкуарларының бөтенроссия җыены утырышы булачак.

Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узачак, шулай ук анда Россия төбәкләреннән хәләл продукция һәм халык һөнәрләре товарларының күргәзмә-ярминкәсе дә оештырыла.  


Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хәкиме белән очрашуда: Үзбәк хезмәттәшләребез белән төрле өлкәләрдәге тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хәкиме Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан, Россия Федерациясенең субъекты буларак, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерү яклы. 

 


Рөстәм Миңнеханов Казан халык һөнәрчелеге техникумында булды

Казан халык һөнәрчелеге техникумы базасында Ресурс үзәге төзелергә мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның техникумга визиты вакытында билгеле булды. Ул техникумдагы остаханәләрне карады, остазлар һәм студентлар белән аралашты, Краснодарда узган WorldSkills милли чемпионат лауреаты Фәннур Вәлиуллин белән дә танышты.


Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыклар үрчетү берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль балык үрчетү агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов һәм Мәрсин балыклар үрчетү берлеге президенты Александр Новиков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов та катнашты.


Рөстәм Миңнеханов РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Калугин һәм «ТР-Информ» генераль директоры Камил Газизов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Калугин һәм «ТР-Информ» генераль директоры Камил Газизов белән очрашуда кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.