Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
16 март 2018 ел., җомга

Минтимер Шәймиев “Ел хәйриячесе – 2017” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Ел хәйриячесе – 2017” республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе - 2017» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Ел хәйриячесе - 2017» республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.  


Татарстан Президенты төзекләндерелгән Казан циркын ачуда катнашты

Бүген бер ел дәвамындагы төзекләндерү эшләреннән соң Казан циркы тамашачыларга ишекләрен ачты. Татарстандагы күп балалы гиләләрдә 1500 бала тамаша карарга чакырылды. Тантаналы ачылу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. "Капиталь ремонт тәмамлангач, без Казан циркының беренче тамашачылары үрнәк булган, олы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - һәр ил нигезе ул, без сезнең белән горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә ишекләрен ача", - диде ТР Президенты. 


Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру

Бүген Казанда «Баскет-холл» спорт аренасында эшкуарлар өчен масштаблы «Перезагрузка» укыту форумы башланып китте. Бизнес-форумга алты меңгә якын катнашучы җыелды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең төп бурычы – кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барлык кирәкле шартларны тудыру. Бүген гамәлгә ашырылучы программалар инфраструктура булдыруга юнәлгән, болар – махсус икътисадый зоналар, технопарклар, ИТ-парклар, ТОСЭР. Татарстанда Россиянең мондый инфраструктур хәл ителешләрнең 10 проценты тупланган.


Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын сайлаулар алдыннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә буласы Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.