Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
15 март 2018 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Юдино кешеләренә боз шугалагы төзергә вәгъдә бирде

Казанның Юдино бистәсендә ясалма боз өслекле боз шугалагы төзиячәкләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бистә кешеләре һәм ГЖД Казан территориаль идарәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре белән очрашуда хәбәр итте.


Интернетта Татарстан Президенты катнашында узачак "Перезагрузка" бизнес-форумы трансляциясе алып барылачак

Иртәгә, 2018 елның 16 мартында, Казанда Баскет-холлда эшкуарлар өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" уздырылачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. 


Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-2 дә: Энергия белән тотрыклы тәэмин итү - республика үсеше нигезе

Казан ТЭЦ-2 (җылылык электр станциясе) модернизацияләү җылылык электр үзәк магистрале эшенең нәтиҗәлеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиедә эшчеләр белән очрашуда белдерде.


Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фондының “Кол Гали” кунакханә комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексының эчке эшләрен хәл итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.


Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә тырыш хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән 46 кеше. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бүген – Россиянең алга киткән сәнәгать төбәкләреннән берсе. «Бездә эре инвестицион, икътисадый һәм инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла. Без беренчелекләрне һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге форумнарны кабул итәбез, социаль өлкәгә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты. 


Татарстан Президенты "Вакууммаш" предприятиесенең ил оборнасына керткән өлешен югары бәяләде

«Вакууммаш» заводының илебез оборона сәләтен ныгытуга җитди өлеш кертте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта предприятиегә визиты барышында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов завод музее экспозициясе белән танышты. Предприятие директоры Евгений Капустин ТР Президентына заводның 1959 елда бирле җитештергән продукциясен күрсәтте, "Вакууммаш" тарихы, яңа эшләнмәләре һәм нинди илләргә продукцияне сатулары турында сөйләде.