Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
01 март 2018 ел., пәнҗешәмбе

Алексей Песошин “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Цифрлы Татарстан” ведомствоара эш төркеме утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үтте.  Төп докладны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады.

Ул, аерым алганда, цифрлы икътисадның төп тенденцияләре һәм юнәлешләре, аның дөньяда һәм Россиядәге үсеше турында кыскача сөйләде.


Владимир Путин РФ Федераль Собраниесенә юлламасында Казанны Россиянең иң көчле фәнни үзәкләренең берсе дип атады

Казан Самара, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләр белән беррәттән, илнең куәтле фәнни үзәге булып тора. Аларның бурычы университетлар, институтлар һәм югары технологияле компанияләрнең фәнни мөмкинлекләрен берләштерүдән гыйбарәт. Россия Президенты  Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юлламасында шулай дип белдерде.

Искәртик, бүген әлеге чара Кремльдәге Георгий залында түгел, ә Үзәк Манежда узды. Бу чакырылганнар саны артыграк һәм визуальләштерүне яхшырту максатыннан эшләнде. 

Татарстан Республикасыннан юлламаны тыңларга Рөстәм Миңнеханов барды. 


Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының РФ Федераль Собраниесенә юлламасын игълан итү тантанасында катнаша

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Федераль Собраниесенә еллык юллама белән мөрәҗәгать итә.

Быел чара Мәскәүнең "Үзәк Манеж" күргәзмәләр залында уза.

Юлламаны игълан итү тантанасында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша,ул Мәскәүдә эш сәфәрендә.