Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
09 2018 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәте оешмаларына һәм муниципалитетларына кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмсендә белдерде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, күп итеп кар яугач, коммуналь оешмалар төп юлларны чистартты. Әмма бүген халыктан йорт аллары һәм шәһәр поселоклары юлларында кар җыелмаганына зарлана. Аеруча бу республика башкаласына карый. 


Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы районнарны орлыкларда экономияләмәскә өндәде

Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.


ТР Төзелеш министрлыгы: 65 мәгариф объектында капиталь ремонт башланды

2018 елда 113 мәгариф объектын ремонтларга ниятлиләр. Шулардан – 28 гомуми белем оешмасы һәм 85 балалар бакчасы. 8 февральгә 11 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәптә, 47 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә эшләр алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Артём Здуновка «Фидакарь хезмәт өчен» ТР медален тапшырды

Бүген Татарстан Республикасының элеккеге икътисад министры Артём Здунов «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә тапшырды. 

Искәртәбез, кичә Артём Здунов Дагыстан Хөкүмәте Рәисе итеп билгеләнде. Тиешле Указга Дагыстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имза салды.


Алексей Песошин Ютазы муниципаль районы советының йомгаклау утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы районы советының чираттагы утырышында катнашты.

Бу чара Урыссу гимназиясе территориясендә узды (Урыссу штп) һәм Ютазы муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде. 

Төп докладны Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев ясады.


Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премияләрен тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшырды. Сәламләү сүзендә Татарстан Президенты билгеләгәнчә, дәүләт премияләре лауреатлары - дөньяда фәнни өлкәдә билгеле һәм атаклы, югары дәрәҗәдәге белгечләр. "Сезнең казанышлар - төпле һәм тырышып эшләү, тынгысыз фәнни эшчәнлек нәтиҗәсе ул. Без сезнең казанышлар, хәзерге заман фәне һәм техникасына керткән өлешегез белән горурланабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Баулы районы советының йомгаклау сессиясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районы советының 28 нче утырышында катнашты.

Утырыш М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды (Ленин ур., 13) һәм ул Баулы районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр Баулы районы предприятиеләре җитештерә торган сәнәгать товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Төп докладны  Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ясады.


Татарстан Президенты Лаеш районында бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү заводын эшләтеп җибәрде

Бүген Лаеш муниципаль районында бер мәртәбәлек медицина әйберләрен стерилизацияләү буенча яңа җитештерү ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиология ФМТҮ» ФДБУнең хирургия буенча генераль директоры урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин, Бөтенроссия медицина сәнәгате иҗтимагый советы рәисе Юрий Калинин һәм башкалар катнашты.