Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына эш сәфәре кылды, анда ул муниципаль район Советының 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышында катнашты.
Бөгелмәгә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» фәнни-җитештерү предприятиесендә булды.
Без Әлмәтнең республиканың нефть башкаласы буларак ролен һәм әһәмиятен күрәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советының 2017 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышта белдерде.
Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов аны озата йөрүче рәсми затлар белән Әлмәт районы предприятеләре һәм агросәнәгать комплексында җитештерелүче продукция һәм коммуналь техника күргәзмәсен карады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры - ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Алексей Песошин Красногорск шәһәренә (Мәскәү өлкәсе) эшлекле очрашуга килде. Төп максаты - Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы вәкилләре җыены эшендә катнашу, анда 2017 елдагы эшчәнлеккә, гражданнар оборонасы чаралары үтәлешенә нәтиҗә ясалачак һәм 2018 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1070 савымлы сыерга исәпләнгән "Н.Е. Токарликов ис." АҖ сөт-товар комплексында булды. Сөтчелек-товар комплексы Әлмәт районының Рус Акташы авыл җирлегендә урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты - Әлмәт муниципаль районы Советының 2017 елда эшчәнлек нәтиҗәләе һәм 2018 елларга планнарына багышланган утырышта катнашу.