Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
февраль
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
05 февраль 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан Президенты Дербент коньяк комбинатында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент коньяк комбинаты эшчәлеге белән  танышты. Аны Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде. 

Шәрәфле кунаклар предприятиенең җитештерү цехларын карап чыктылар, коньяк продукциясе әзерләү һәм саклау процессы белән таныштылар.

Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бүген комбинат сезонга 80 мең тонна виноград эшкәртә. Продукции ассортиментын барлык категорияләрдәге 20 исемдәге коньяк һәм 18 исемдәге шәраб тәшкил итә


Рөстәм Миңнеханов Дербентның тарихи урыннарын карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Дербент шәһәренең тарихи урыннарында булды. Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән бергә ул борынгы Нарын-кала кальгәсен карады. Фарсы мәмләкәтенә Каспий капкаларын ябарга тиешле Доараб цитаделе Каспий диңгезе белән ике катлы дивар белән тоташтырылган. Объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Васильев Татарстан белән Дагыстан арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар

Бүген Махачкалада Татарстан Республикасы белән Дагыстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру Планы имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев документка кулларын куйды. 


Рөстәм Миңнеханов Дагыстанда «Түбә» индустриаль паркында булды

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстанга эш сәфәре кысаларында Кумторкалы районында урнашкан «Түбә» индустриаль паркында булды. 

Парк 2015 елда булдырылган. Гомуми мәйданы –194 га. Инфраструктурасына кирәкле инженер челтәрләре һәм алга киткән  логистика системасы керә. Потенциаль инвесторларга ташламалы салым шартлары тәкъдим итәләр.   

Бүген «Түбә» территориясендә 10 резидент эшли. Рөстәм Миңнеханов ике төп предприятие – Каспий табаклы пыяла заводы һәм «Мараби» керамик плитка заводы эше белән танышты


Татарстан Президенты дәүләт хезмәт күрсәтүләре өлкәсендә Дагыстан тәҗрибәсе белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махачкалага эш сәфәре кысаларында Дагыстандагы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр буенча иң эре күп функцияле үзәктә булды. Татарстан Республикасы Президентын Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде. 

Бүгенгә Дагыстанда 57 КФҮ һәм 435 территориаль аерымланган бүлекчә эшли. «Бер тәрәзә» принцибы буенча халыкның 98%ына хезмәт күрсәтелергә мөмкин.  Аларда 390нан артык хезмәт күрсәтелә.