Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Kohler (АКШ) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Искәртик, Kohler компаниясенә 1873 елда нигез салынган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханеов бүген Архангельск шәһәре үзәгендә "Нур Ислам" мәчетенең ачылу тантанасында катнашты. Төбәкнең иҗтимагый тормышында истәлекле вакыйга Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдин, Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск шәһәре башлыгы Игорь Годзиш, Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин, Архангельск шәһәре милләтләре Советы һәм төп диннәр вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсе Губернаторы Игорь Орлов белән очрашты. Очрашу Архангельск өлкәсе Хөкүмәте йортында узды. Республика делегациясе Архангельскта «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантаналарда катнашырга килде. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М.Горький ис.Зеленодольск суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск шәһәренә кыска вакытлы эш сәфәре кыла. Шәһәр аэропортында аны Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов каршы алды.