Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
24 2018 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада чаңгычыларын 50 км чаңгы ярышында бронза медале алулары белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбега, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якуповка, 4 нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Махаловка һәм спортчы Андрей Ларьковка котлау телеграммасы юллады. 

"Андрей Ларьковның олимпия бүләге - бронза медален 50 км чаңгы ярышында яулавы белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Бу гаять катлаулы, дистанцияләр "короле", һәм лаеклы урын алу - иң югары техник осталык, көчне дөрес куллану, искиткеч ныклык, чыдамлык һәм җиңү теләге булу дигән сүз".


Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде

Вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Россельхознадзорның Баларусьтан сөт продукциясен кертүне чикләү турындагы карарына аңлатма бирде.

“Бу - уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40 тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, дәүләт күзәтчелеге контролендә”, - диде Марат Әхмәтов журналистларга видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсеннән соң.


Рөстәм Миңнехановка 2017 елда "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр

2017 елда "Казан" агросәнәгать паркы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә агропарк генераль директоры Олег Власов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Дүрт ел рәттән "Казан" агросәнәгать паркы - республика авлы хуҗалыгы җитештерүчеләре  продукциясен сату мәйданчыгы, диде Власов.  Анда 281 резидент эшли, 1200 дән артык эш урыны бар. 


Рөстәм Миңнеханов фигуристка Алина Заһитованы һәм тренеры Этери Тутберидзены Олимпия уеннары-2018дә алтын медаль белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуристка Алина Заһитовага һәм Россиянең фигуралы шуу буенча Атказанган тренеры Этери Тутберидзега Олимпия уеннары-2018дә алтын медаль белән котлап телеграмма юллады.

"Хөрмәтле Этери Георгиевна, кадерле Алина! Алинаның ирекле программадагы искиткеч чыгышы бик сокландырды һәм сезне чын күңелемнән лаеклы, ышандырырлык һәм матур җиңүегез белән котлыйм", - диелә телеграмма текстында.


Татарстанда «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» проекты кысаларында 60 җәмәгать киңлекләре объектын төзекләндерү планлаштырыла

Татарстан Республикасында 2018 елның күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.