Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
23 2018 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов исеменә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау телеграммалары килә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Ватанны саклаучылар көне - 23 февраль уңаеннан котлау телеграммалары килә.

"Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Кыен яуларда, сугыш кырларында җиңү яуланды, Россия хәрби патриотик традицияләре булдырылды, ил даны һәм куәте артты. Без ихластан аталарыбызның һәм бабаларыбызның данлыклы батырлыклары белән горурланабыз. Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүчеләр, аның иреген һәм иминлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезгә уңышлар һәм бары изге теләкләр телим”, - диелгән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлауда.


Рөстәм МиңнехановКазанның тарихи үзәгендәге музейлар экспозицияләре белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстанның дәүләтнеке булмаган музейларга ярдәм итү формалары турында уйларга кирәклек дип билгеләде. 

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы берничә музейны карагач әйтте. 

Беренче объект Казан Кремлендәге Пушечный двор территориясендәге "Гаскәри рухы" кораллар музее булды. 

 


Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Ватан саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате

"Хөрмәтле татарстанлылар!
 
Сезне Ватанны саклаучылар көне – илнең үткәнендә һәм хәзерге тормышыбызда армиянең әһәмиятле ролен ачык чагылдырган гомумхалык бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Россия Кораллы көчләренең күпгасырлык тарихы бар. Хәзерге гаскәриләр – шөһрәтле баһадирлар һәм Александр Невский дружиналары, Бөек Петр һәм даһи гаскәрбашы Суворов полклары, 1812 елгы сугыш солдатлары батырлыгының һәм шанлы традицияләренең лаеклы варислары.