Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
февраль
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
22 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Казанның С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Илдүс Мостюков, РФ Кораллары көчләре вәкилләре һәм ветераннары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Яшь татарстанлыларның Россия хәрбие югары исеменә лаеклы булулары шатлыклы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. 

Тантана С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залында узды.

"Ватанны саклаучылар көне - иленә тугры булган һәм аның иминлеген саклаучылар, дәүләт азатлыгын һәм бәйсезлеген үз-үзен кызганмыйча яклаучлыарның намус, хәрби антка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәте көне ул", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 

 


Алексей Песошин Буа муниципаль районы Советы утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Буа муниципаль районында булды.

Төп максаты - Буа муниципаль районы Советының 2017 елның социаль-икътисади үсеше йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган утырышында катнашу иде.  

Утырышта төп докладны Буа районы башлыгы Марат Җаббаров ясады.


Рөстәм Миңнеханов: Хокук тәртибен тәэмин итү – ил һәм төбәкнең тотрыклы үсешенең мөһим факторларыннан берсе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район (шәһәр) судлары рәисләренең, рәис урынбасарларының, җәмәгать судлары вәкилләренең 2017 ел йомгаклары буенча уздырылучы киңәшмәсендә катнашты. 

Киңәшмәдә нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе   Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов чыгыш ясады.


Рөстәм Миңнеханов Казанда моношәһәрләрдән килгән спорт мәктәпләре укучыларының футбол буенча мастер-классларын ачуда катнашты

Бүген Казанда Үзәк стадионда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Россиянең моношәһәрләреннән килгән укучыларының футбол буенча мастер-классларын ачу тантанасы узды. 

Чарада «ЦСКА» ҺФК тренерлары катнашты.

Спортчыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе Ирина Макиева мөрәҗәгать итте.