2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 35 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 33 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлКемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-минитсры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда сөтне сатып алу бәяләре турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлКемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Сәнәгати, энергетик һәм экологик иминлек өлкәсен тикшереп торуны һәм күзәтчелекне тәэмин итү мәсьәләләре Татарстан өчен һәрвакыт актуаль һәм өстенлекле булып кала, чөнки төбәктә куркыныч объектлар Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң күп урнашкан.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте күзәтчелегендәге предприятиеләре һәм оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, аны Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сталинград янындагы җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле татарстанлылар! Идел ярларында Сталинград янындагы зур сугыш тәмамлануга җитмеш биш ел узды».
Казан вертолетлар заводының директорлар советы карары белән предприятиенең яңа генераль директоры итеп Юрий Пустовгаров билгеләнде. Моңарчы ул Күмертау авиация производство предприятиесенең идарче директоры вазифасында иде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов завод коллетивына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм Хәләф Әл Хабтурның 2010 елда Казанда булганын искәртте.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстаннан төрле делегацияләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла.
"БГӘ - икътисадый элемтәләр үстерү өчен иң уңай партнерларның берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген сезнең илегез - нык һәм тотрыклы икътисадлы чәчәк атучы дәүләт".