Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
19 2018 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Бюросы утырышында катнашты

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды, анда ул «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Бюросы утырышында катнашты.

Утырышны «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Рәисе Борис Грызлов уздырды.

Чарада катнашучылар ике төп мәсьәлә: төбәкләрдә партиянең 14 проектын гамәлгә ашыру, шулай ук проектларны гамәлгә ашыруга бәя бирәчәк экспертлар төркеме составы буенча фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды. 

Чара Казан Кремлендә узды. Көн тәртибенә берничә инвестицион проект буенча фикер алышу кертелде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының 2018 елдагы беренче утырышы. Ул чарада катнашучыларны 2017 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенең күрсәткечләре белән таныштырды, үткән ел ҖТП 2,8%ка арткан, сәнәгать җитештерүе күләмнәре – 1,8%ка, төп капиталга инвестицияләр шул дәрәҗәдә сакланып калган. 


Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн ханым белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Кунакны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Франциянең Россиядәге илчелеге белән багланышлар көйләнгән. "Без Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Франция хезмәттәшлеге үсешенә зур игътибар бирәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


Рөстәм Миңнеханов «Штадлер» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Шиянов белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Штадлер» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Шиянов белән очрашты. 

Эшлекле очрашу хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру барышына багышланды.