Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
17 2018 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Е.В.Вяльбе, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Ә.Ә. Сәфәров, Татарстан Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты И.Ш.Фәрдиев, тренер А.Н.Зоринага һәм Россия халыкара спорт мастеры А.А.Нечаевскаяга котлау телеграммасы юллады. 

Татарстан Президенты чаңгычыларны Олимпиадада хатын-кызлар эстафетасында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.


Рөстәм Миңнеханов иң яхшы студент хезмәт отрядын бүләкләде

Бүген Казанның Универсиада авылында студент хезмәт отрядларының III республика форумы уза. Тантаналы өлештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул Татарстанда студент отрядларына алга таба да ярдәм булачагын әйтте. 


Татарстан Хөкүмәте Йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДПУ директоры Валентин Костюков катнаштылар. 


Рөстәм Миңнеханов «Бәрәкәт Энерджи» компаниясе делегациясе белән очрашуы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Бәрәкәт Энерджи» компаниясе делегациясе белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов ике якка да файдалы булган багланышлар юнәлешләре табылуына ышануын белдерде. 


Татарстанда кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү проектларының федераль конкурсында катнашуга әзерлек башланды

Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү проектларының федераль конкурсында катнашуга әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


Татарстанда элмәле элемтә линияләре 2 мең км чамасы җир асты коммуникацияләренә демонтажланган

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элмәле элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә  күчерү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.


Татарстан Республикасында 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Татарстан Республикасында 16 февральгә 628,6 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни 2018 ел планыннан 26,2 %. Бу узган елның шул ук чорына карата 161,3 % тәшкил итә. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйхуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.