Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында "Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы" панель сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сессия модераторы "Сбербанк" ГАҖ идарәсе рәисе, президенты Герман Греф иде. Чара туры эфирда "Россия 24" каналында трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырды.
Башта Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Паскуале Терраччано белән очрашты. Үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, киләчәктә республикада Италия бизнесын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыру турында дүрт яклы килешүгә имза салу тантанасында катнашты.
Чара «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы кысаларында узды.
Документ «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыруны күз алдында тота, ул Россия Федерациясенең өч субъектын берләштерә: Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Саратов өлкәләре.
Бүген Сочида Россия инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күргәзмәне карады.
Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектларны тәкъдим ителә. Биредә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге инвестицион проектлар тәкъдим ителгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты.
Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды.
Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр.
Бүген Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы, "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)" һәм "Стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында багланышлар турында меморандум имзалады.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк рәисе Сергей Горьков куйдылар.
Бүген “Казан-Арена” стадионында шәһәрнең барлык махсус хезмәтләре ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алга таба ТРның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия әгъзаларын тыңладылар, алар башкарылган чаралар турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.
Очрашуда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзалары булган төбәкләр губернаторлары да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы инвестицион форумда «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты» проекты мисалында сәнәгать менеджменты өлкәсендә Россия Федерациясе икътисадының квалифицияле белгечләргә ихтыяҗын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.