Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
13 2018 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районы Советының йомгаклау утырышында катнашты

Зеленодольск районы – республиканың иң эре муниципаль берәмлекләреннән берсе, аның уникаль спецификасы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгакларына  һәм 2018 елга бурычларына багышланган Советы утырышында хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольск районының конкурент өстенлекләре бар, аерым алганда, географик яктан урнашуы, Казанга якынлыгы.


Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск суднолар төзелеш заводының яңартылган цехында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында A.M. Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзелеш заводының яңартылган цехында булды.  

Предприятиедә Татарстан Республикасы Президентына яңартылган цехны күрсәттеләр. Әлеге җитештерү объекты – торбаүткәргечләрне, судноларның энергетика җайланмаларын, гомуми суднолар системаларын, һаваны вентиляцияләү һәм кондиционерлау системаларын әзерләү, җыю, монтажлау һәм сынау, суднолар әйберләрен, детальләрен һәм төеннәрен чыгару буенча уникаль бүлекчәләрнең берсе.


Рөстәм Миңнеханов: Чистай районы республика үсешенә зур өлеш кертә, әмма без сездән күбрәкне көтәбез

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чистай муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында» Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашты.   

Чара «Чистай» мәдәният үзәгендә узды. Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә, районның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы берәмлекләре товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карады.

Төп нотыкны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов ясады.


Татарстанда 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын кече хуҗалыклар җитештергән

Татарстанда фермер хуҗалыкларына булган ярдәм быел да кимеми. 2017 елда бу максаттан 2 млрд сум акча бүленгән. Быел да әлеге сумма үзгәрешсез калачак. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.


Татарстанда 50 дән артык хатын-кыз беренче баласы өчен түләүләрне рәсмиләштергән

Татарстанда 2018 елда кертелгән беренче һәм өченче бала тугач күрсәтелә торган яңа социаль ярдәм чаралары авылда балалар санын арттырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.


Рөстәм Миңнеханов Чистайда балалар поликлиникасын ачуда катнашты

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Чистай муниципаль районына килде.

Эш сәфәренең төп максаты – «Чистай муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында» Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашу.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов районда берничә социаль объект карады.

Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затдар «Чистай үзәк район сырхауханәсе» ДАСУнең шәһәр балалар поликлиникасын ачу тантанасында катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Төркиянең «Көч Холдинг» компанияләр төркеменең хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләре бар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Коч Холдинг» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты. Бүген «Көч Холдинг» - Төркиянең иң эре финанс-сәнәгать конгломераты. Холдинг составында 110 эре компания, алар энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш электр техникасы, оборона сәнәгате, төзелеше, ИТ-технологияләр өлкәсендә эшлиләр. 


Татарстан Президенты «МИСиС» милли тикшеренү технологик университетының үсеш буенча директоры Нурлан Киясов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Президенты «Мәскәү корыч һәм эретмәләр» милли тикшеренү технологик университетының үсеш буенча директоры Нурлан Киясов белән очрашты. Очрашуда катнашучылар цифрлы белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.


Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы генконсулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. 


Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы  Пхенчханда Олимпиадада көмеш медаль яулавы белән котлады. Котлау телеграммасы шулай ук фигуралы шуу буенча Россия атказанган тренреы Этери Тутберидзега да юлланды.