Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан фигуралы шуучысы Евгения Тарасованы Пхёнчхандагы Олимпиадада искиткеч чыгыш ясавы белән котлады. Евгения Тарасова Владимир Морозов белән парлап фигуралы шуучыларның командалы турнирында көмеш медаль яулады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергка, Орскка очучы Ан-148 самолеты һәлакәте сәбәпле, кайгыны уртаклашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ан-148 катастрофасында һәлак булган Екатерина Насырова гаиләсенә ярдәм итүне йөкләде. 2018 елның 11 февралендә Ан-148 пассажирлар самолеты Мәскәүдән Орскка таба очып чыккач, Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыкты. 65 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды. Авиакатастрофа корбаннары арасында Екатерина Насырова да бур. Ул Казанда туган һәм бер ел элек Мәскәүгә күчкән булган.