Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы (Мәскәү) медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.
Искәртәбез, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган. Ул йөзләп журналистны – әйдәүче Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да Татарстанда туганнар яисә анда укыганнар һәм эшләгәннәр. Медиаклубта беренче очрашу – Мәскәүдә 2010 елның 22 декабрендә, икенчесе Казанда –2012 елның 10 июнендә, җәйге Универсиада алдыннан узган. Өченче очрашу 2015 елның 9 ноябрендә янәдән Мәскәүдә узган.
Медиаклубны оештыру бурычы – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм.
Без гади булмаган заманда яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов, Россиянең көчле булмавын теләүчеләр дә бар. Барысы да безнең илнең күндәм булуын телиләр. “Мондый гади булмаган вәзгыятьтә без барыбыз да берләшергә тиешбез. Безнең Россия милләте бердәмлеген күрсәтергә кирәк. Һәм илебезнең булачак президентына ярдәм күрсәтергә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Эш сәфәренең төп максаты – «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмәдә катнашу, киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Россия транспорты» күргәзмәсе экспозициясен карады (Гостиный двор, Мәскәү). Искәртәбез, «Россия транспорты» форумы һәм күргәзмәсе «Транспорт атналыгы» кысаларында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына III фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.
Бу чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.