Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
04 2017 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында җиңүе белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында чираттагы җиңүе белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Владимир Алекно һәм клуб коллективы адресына җибәрелде.


Алексей Песошин Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Искә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның указы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп Рафис Борһанов билгеләнде.

Энгель Фәттахов бүтән эшкә күчү сәбәпле вазифасыннан азат ителде.


Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп куйды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләп кую турында указ имзалады.    


Рөстәм Миңнеханов Iran Markaz компаниясе директоры Якуб Гасеми белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Iran Markaz (Иран) компаниясе директоры Якуб Гасеми белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Яклар туризм өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.