Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. «Кадерле татарстанлылар! Һәрберебез якты өметләр баглаган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәм – якыннарыбыз белән җыелышып, узып баручы елның күңелле мизгелләрен искә алу һәм киләчәккә планнар кору өчен иң күркәм вакыт».