Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
28 2017 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов БГӘдә Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәгендә һәм Дубай Ислам банкында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәгендә (Dubai Islamic Economy Development Centre) булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.

Дубай Ислам икътисадын үстерү үзәге 2013 елның декабрендә Дубай шәехзадәсе һәм Дубай башкарма комитеты Рәисе Шәех Хамдән бән Мөхәммәд Әл Мәктүм Галиҗәнапләре җитәкчелегендә ачылган.

Үзәкнең рәисе – БГӘ Икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури.


Алексей Песошин: Эшчәнлегенең нәтиҗәсе һәм күрсәткән хезмәтләренең сыйфаты буенча Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге илдә алдынгы рәтләрдә

Бүген Россия пенсия фондының республика бүлегендә 2017 елга йомгак ясадылар һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләделәр. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кыла

Бүген Дубайга эш сәфәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. 

БГӘндә Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам икътисады үзәгенә барырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга ниятли.