Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
22 2017 ел., җомга

Татарстан Президенты: «Татнефть» компаниясенең рекорд дидвидендлары – базар өчен яхшы сигнал

«Татнефть» ГАҖның 2017 елның 9 ае эчендәге рекорд дивидендларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең  яхшы икътисадый күрсәткечләре һәм компанияне капиталлаштыруны  икеләтә арттыру планнары белән аңлатты. Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуында хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән гадәттәгечә ел нәтиҗәләренә багышланган очрашу үткәрде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә ел енәтиҗәләренә багышланган очрашу үткәрде. 2017 ел йомгаклары буенча, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисадый яктан эшне элеккечә дәвам итә. Бу предприятиеләр эшчәнлегенә дә, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга да, инвестицион проектларга да кагыла. "Гомумән республиканың алга таба үсешкә мөмкинлекләре бар. Киләсе елга 38 республика программасын гамәлгә ашыру каралган. Нефть-газ химиясе комплексына инвестицияләр зур күләмдә. Безнең иминлек күбесенчә икътисадый вәзгыятькә бәйле - нефть химиясе өлкәсе үсешенә, сәнәгать мәйданчыклары эшенә", - диде ТР Президенты. 


Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. 


ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТатНИИСХ фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителде

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы нәитҗәлеген арттыру өлкәсендге ТатНИИСХ фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Киңәшмә видеконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. 

Россия фәннәр академиясенең Федераль тикшеренү үзәге Казан фәнни үзәгенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә,. институт Татарстан авыл хуҗалыгы комплексының бердәм системасында эшли. 


Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән

Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән. Узган елдагыга караганда 100 процент тәшкил итте. Питрәч, Әтнә Арча, Лаеш, Биектау, Теләче, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Тукай, Чүпрәле, Буа, Менделеевск, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Сарман, Нурлат. Балык Бистәсе, Минзәлә, Зәй, Апас районнарында - барлыгы 28 районда - торакларны сафка кертү планы башкарылган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 


Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңартылган 3 нче поликлиниканы ачты

Бүген Әлмәт шәһәрендә реконструкциядән һәм капиталь ремонттан соң 3 нче шәһәр поликлиникасы ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Поликлиникадагы капремонт турында Рөстәм Миңнехановка Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, «3 нче ӘШП» ДАСУ баш табибе Айдар Габдуллин сөйләде.


Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.


Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да 2017 елдагы эшкә йомгак ясады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.