Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Яшел Үзән”сәнәгать мәйданчыгы” инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, анда “Моношәһәрләр үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Илья Кривогов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле эңгәмәсе булды.
Очрашу Мәскәүдә узды.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгын кызыксындыручы берничә сорауга җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республикада алданган өлешләп фатир алучылар, проблемалы банкларга акча салучылар мәсьәләләрен хәл итү турында хәбәр итте. "Банкларга акча салучылар буенча фонд оештырылды, без аларга инде акчаларын кайтара башладык. Эш көләнде", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты.
Бу чара “Казан ярминкәсе” мәйданчыгында узды.
Алексей Песошин үзенең чыгышында республика җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән Иранның Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян рәислегендәге Иран делегациясе әгъзаларын сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави провинциясе Губернаторы Али Реза Рашидиян җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.