Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
19 2017 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстан автоузышчыларын спорт сезонын уңышлы тәмамлаулары белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның автоспорт сезонын ябуга багышланган тантанада катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика быел спортның техник төрләрендә Россия дәрәҗәсендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә зур уңышларга иреште.


Алексей Песошин Татарстан буенча Росреестр идарәсе коллегиясе утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль дәүләт регистрация, кадастр һәм картографиясе хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.


ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта кышкы каникуллар вакытында укучылар өчен уздырылачак мәдәни чаралар турында сөйләделәр

Икенче дүшәмбедән (2017 елның 25 декабре) Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Шулай ук интернет челтәрендә туры трансляция булды.


Рөстәм Миңнеханов Россия һәм БДБ илләрендә General Electric президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм БДБ илләрендә General Electric президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашты. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

«Дженерал Электрик» озак еллар дәвамында республиканың алдынгы чит ил партнерларының берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, АКШ на эш визиты кысаларында күптән түгел узган очрашуда (быел октябрь аенда) тагын бер кат Татарстанда «Дженерал Электрик» компаниясе предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәклеге расланды. 


Рөстәм Миңнеханов «КНАУФ» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КНАУФ» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«КНАУФ» ягыннан сөйләшүләрдә «КНАУФ» халыкара төркеме идарәче партнеры Манфред Грундке, «КНАУФ» халыкара төркеме милекчеләре комитеты рәисе Ганс Петер Ингениллем, «КНАУФ БДБ» төркеме идарәчесе Янис Краулис катнашты.