Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2017 ел., дүшәмбе

Татарстан Президенты РФ оборона министры урынбасары Тимур Иванов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе оборона министры Тимур Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты. 

 


Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда соңгы биш елда ИТ-оешмалар саны 60 процентка үсте

Цифрлы икътисад - Россия һәм Татарстан өчен перспектив үсеш юнәлеше. Аның принципларын гамщлгщ ашыру җәмгыять тормышынң төрле өлкәләренә цифрлы технологияләр үтеп керүен күз алдында тота: дәүләт идарәсенә, сәнәгатькә, медицина һәм мәгарифкә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Digital Skills чемпионаты һәм ИТ кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенчаБөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясенеж пленар утырышы барышында белдерде.

 


Татарстан Президенты Иннополиста ИТ өлкәсендә беренче Ворлдскиллс чемпионатын ачып җибәрде

Бүген Иннополиста ИТ өлкәсендә беренче Ворлдскиллс чемпионаты - Digital Skills башланды. Чарада РФ элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова һәм "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия") генераль директоры Роберт Уразов катнаштылар. 


Минтимер Шәймиев Россия Геройлары көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Казан Ратушасында Россия Геройлары көненә багышланган тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Анда Советлар Союзы һәм Россия Федарциясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләделәр.  Шулай ук үлгәннән соң Герой исеме бирелүчеләрнең туганнары чакырулы иде.

Тантаналы чарада Россия Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Казанда Эшкуарлар йортын ачты

Бүген Казанда Эшкуарлар йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.    

Күпфункцияле үзәк «бердәм тәрәзә» режимында бизнес өчен 180нән артык хезмәт күрсәтү тәкъдим итәчәк. Эшкуарлар йорты эшкуарларны сыйфатлы һәм уңайлы хезмәтләр белән тәэмин итүне максат итеп куя, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы  икътисад министры Артем Здунов Татарстан Президентына.


Татарстан Президенты ACM компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.


Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкы рәисе урынбасары Руслан Вестеровский белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе урынбасары Руслан  Вестеровский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.