Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
05 2017 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Россия-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның Россиягә дәүләт визиты кысаларындагы Росси-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты. 

Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд очрашуы Кремльда узды. 


Минтимер Шәймиев: “Бүгенге бәйрәм - ул игенчеләрнең, терлекчеләрнең һәм көндә шул тармакта эшләүчеләрнең хезмәт бәйрәме”

Бүген Казан теннис академиясе мәйданчыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты. 


Татарстан Президенты: Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы

Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы һәм республиканың азык-төлек иминлегенең нигезе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада хәбәр итте. 

Казан теннис академиясендә узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты.