Бүген Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары звеносы җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрде.
Укыту программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «AmBar» (American Business Association of Russian speaking professionals) ассоциациясе президенты Анна Дворникова мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында General Electric компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Джон Фланнери (John Flannery) белән очрашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Джон Фланнери билгеләп үткәнчә, GE компаниясен Татарстан белән күптәнге эшлекле багланышлар бәйли. Без Россиянең күп төбәкләре белән эшлибез, әмма Татарстан безнең өчен аеруча мөһим, диде ул.
Джон Фланнери цифрлаштыру өлкәсендә компания проектлары турында сөйләде.
Бүген Сан-Францискога (АКШ, Калифорния штаты) визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә халыкара компания вәкилләре белән очрашты.
Очрашулар халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) киңлекләрендә узды.
Башта ул Ernst&Young компаниясенең инновацияләр буенча җитәкчесе Джефф Вонг белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка Татарстанның цифрлы трансформация программасы концепциясе тәкъдим ителде.
Бүген Сан-Францискода халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) кысаларында берничә документ имзаланды.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Беренчедән, «Татхимпласт» ҖЧҖ белән JVIS-USA, LLC арасында автомобильләр төзелешендә һәм сәнәгатьнең башка тармакларында куллану өчен полимер компаундлар җитештерү буенча Төньяк Америкада уртак предприятие булдыру турында сөйләшүләрне дәвам итү турында үзара аңлашу меморандумы имзаланды.
«ТАНЕКО» АҖ ("Татнефть" ГАҖ предприятиесе) һәм Chevron Lummus Global LLC Сан-Францискода ниятләр турында меморандумнар имзаладылар.
«ТАНЕКО» комплексында җитештерү нәтиҗәлеген арттыруга юнәлтелгән әлеге документларны имзалау Сан-Франциско шәһәрендә халыкара технологик симпозиум (Global Technology Symposium) кысаларында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода (АКШ) Global Technology Symposium халыкара технологик симпозиумында катнашты.
Бу - Кремний үзәненең венчур капиталы, үсеп баручы базарларда технологияләр һәм эшкуарлык темасына багышланган симпозиум. GTS стапртап проектларны эзли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Torrey Pines Investment компаниясе идарә партнеры Николай Савчук белән очрашты.
Очрашу Сан-Франциско шәһәрендә узды (АКШ).
Torrey Pines Investment - медицина һәм биологик технологияләр өлкәсендә эшләүче венчур компаниясе. Хәзерге вакытта аның венчур портыфелендә 16 компания бар, эшләнмәләр төрле дәвалау өлкәләренә карый - ВИЧ, үзәк нерв системасы авырулары, онкология, вирус йогышлы чирләре һәм башкалар.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә ел саен уздырыла торган “Россия зовёт!” IX ВТБ Капитал Инвестицион форумында катнашты.
Форум Россия икътисадына портфель һәм стратегик инвестицияләрне җәлеп итү буенча әйдәп баручы чаралардан санала һәм Россия эшкуарлыгы белән халыкара инвесторларның үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итә.
Абу-Дабида узган WorldSkills Competition-2017 ярышларында Россия шәһәрләре һәм төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәне Мәскәүлеләр күрсәткән. Татарстан яшьләре һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына 5625 балл яулаган һәм команда буенча хисапта икенче урынга лаек булган. Бу турыда бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга (АКШ, Техас штаты) эш сәфәре кысаларында Univation Technologies компаниясе президенты Стивен Стенли белән очрашты.
Очрашу Хьюстонда Univation Technologies компаниясенең штаб-квартирасында узды.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аерым алганда, Univation Technologies компаниясе һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ арасында озак сроклы стратегик хезмәттәшлек турында бүген имзаланган килешү кысаларында.