Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
12 2017 ел., пәнҗешәмбе

Алексей Песошин: Татарстан Хөкүмәте әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә

Татарстан Хөкүмәте әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Экология елы кысаларында Татарстан Республикасында чаралар уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында белдерде.  Бу чара Түбән Камада “ТАНЕКО” АҖ бинасында узды.


Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Роскосмос" дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.

Рөстәм Миңнеханов "Роскосмос" дәүләт корпорациясендә булды, анда ул  дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.

Аннан Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" ДК арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә узды. 

 


Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә агымдагы елга билгеләнгән эшләрне вакытында төгәлләү кирәклеге әйтелде. “Ефәк юлы” транснациональ номинациясен булдыруда кайбер илләрне активлаштыру ассызыкланды һәм шуңа бәйле Татарстанның фәнни оешмалары проектка кушылырга әзер булуларын белдерде.


Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде. 

Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең үзәк өлешендә берничә объект төзү һәм төзекләндерү турында мәгълүматны хәбәр итте.


Татарстан һәм Федераль балыкчылык агентлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Федераль балыкчылык агентлыгы белән Татарстан Республикасы аквамәдәният һәм балыкчылык буенча үзара хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.

Документ Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында имзаланды.