Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
29 2017 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесендә: Без һәрвакыт бу көнне яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алырга тырышабыз

Татарстан Республикасы көне –  без татарстанлылар өчен җитди бәйрәм, без һәрвакыт аны көтеп алабыз һәм бу көнне яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алырга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.    

Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Тантаналы кабул итү театральләштерелгән прологтан башланып китте.


Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасындагы конкурста җиңүчеләргә йөз автомобиль ачкычын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Чара Казанда Татарстан Республикасы көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы янында узды. Тантанада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар. 


Минтимер Шәймиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


Минтимер Шәймиев Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урамы, 65 адресы буенча ике күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев (1928-2015) һәм Гомәр Усмановка (1932-2015) мемориаль такта ачу тантанасы узды. 

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усманов республика һәм илебез үсешенә гаять зур өлеш керттеләр

Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урам, 65 адресы буенча ике атаклы дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев һәм Гомуәр Усмановка мемориаль такталар ачу тантанасы узды.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.


Халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе: Беренче тапкыр фестивальдә хатын-кыз мөселман киносы күрсәтеләчәк

Дөньяның танылган кинематографистлары арасында Казан мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәсе үсә. Быелгы фестивальгә моңарчы халыкара проектларда җиңү яулаган картиналар да килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


Рөстәм Миңнеханов «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Чара Иннополиста узды. 

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән мәгълүмат технологияләре белгечләре эшләнмәләре экспозициясен карады. 


Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре ияләренә: Сез – республиканың һәм илнең алтын фонды

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә Республика көне алдыннан Казанда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы уза. Татарстан Республикасы Президенты тантанада катнашучыларны киләчәк бәйрәм белән котлады һәм хезмәттәге олы казанышлары өчен барысына да рәхмәт белдерде. 


Рөстәм Миңнеханов Европа ЭРТИКО ИТС компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа ЭРТИКО ИТС компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге  резиденциясендә узды.