Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды.
Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Сибгатуллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иванов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агиев катнаштылар.
ТатарстанРеспубликасына Иркутск өлкәсе Губернаторы Сергей Левченко эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Сергей Левченконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар каршы алды.