Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
09 2017 ел., җомга

Казанга Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде

Бүген кич Татарстан Республикасына Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской килде.

“Казан” халыкара аэропортында Сергей Донскойны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.


Николай Никифоров һәм Алексей Песошин Иннополис шәһәренең туган көнен бәйрәм итүдә катнаштылар

Бүген шәһәрнең Үзәк мәйданында Иннополисның 2 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Иннополис шәһәрен һәм анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.


Владимир Путин ЭКСПО-2017да Татарстан Республикасы экспозициясен карады

Бүген Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм делегация әгъзалары Россия экспозициясендә булдылар, 10 июньнән алып 18 июньгә кадәр беренче тематик атнаның генераль партнеры – Татарстан Республикасы. 

Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар өчен Татарстан Республикасы экспозициясе буйлап экскурсия уздырды һәм республиканың Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән һәм Казахстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүче алдынгы предприятиеләре турында сөйләде.


Алексей Песошин Татарстанның хакимият органнары өчен “Сколково” мәгариф программасын ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль органнары җитәкчеләре өчен “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе программасы буенча “Татарстан Республикасының проектлар белән стратегик идарә итү моделе” темасына мәгариф программасы ачылышы узды.

Бу чара Казан янында "Зөя калкулыклары" (ТРның  Югары Ослан районы) мәйданында узды.


Рөстәм Миңнеханов ЭКСПО-2017 ачылышында катнашу өчен Казахстан Республикасына килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре белән килде, ул Астана шәһәрендә ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында катнашачак.  Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге рәсми делегация составына керде. 


Марат Әхмәтов: 2017 елның биш аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 160 мең тонна терлек һәм кош үстергән

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелектәге вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 


Татарстан Республикасында 990,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 41,2%ы

2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.