Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2017 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Казан» ММҮ каршындагы җир асты паркингын төзү мәйданчыгын карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда  «Казан» ММҮ каршындагы җир асты паркингын төзү мәйданчыгында булды.

Искәртәбез, Пушкин урамындагы бу 4 катлы җир асты паркингын төзү 2016 елның сентябрендә башланган иде. Заказчысы – «ТАИФ» ААҖ, проектлаучысы – «Татинвестгражданпроект» ДУП. Эшләр 2018 елның июненә тәмамланырга тиеш.


Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Конфедерацияләр кубогы 2017 уздыруга әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.


Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов, «Ростех» ДК  генераль директорының инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Дмитрий Леликов һәм «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендәге киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.


Минтимер Шәймиев: “Җәйге вакытны мөмкин булган кадәр нәтиҗәле файдаланырга кирәк”

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Зур Кызыл урамында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру эшләре урынында күчмә киңәшмә уздырды.


Рөстәм Миңнеханов Сенегал мэрлары Ассоциациясе президенты Алиулл Салл җитәкчелегендәге Сенегал Республикасы делегациясе белщн очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал мэрлары Ассоциациясе президенты Алиулл Салл җитәкчелегендә Сенегал Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 


ТР Хөкүмәте Йортында 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе турында киңәшмә узды

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексының 2017/2018 еллардагы җылыту чорына әзерлек мәсьәләсе буенча утырышы узды. 

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән узды. 

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.