Бүген, 6 июньдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында предприятиенең 2016 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышынды, “Татспиртпром” АҖнең еллык отчеты расланды.
Бүген Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуында катнашты.
Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.
Очрашу Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чаралар кысаларында (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры) узды.
Рөстәм Миңнеханов рус телен саклауда һәм үстерүдә Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе эшчәнлеген югары бәяләде. «Сез бик нәтиҗәле эшлисез», - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 218 тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Казанда чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында узды.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов барысын да Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның туган көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу бәйрәм һәрвакыт күпмилләтле илебезнең бар халыклары тарафыннан да билгеләп үтелә.
Бүген, Александр Пушкинның туган көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Бельгия Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә кунакларга Татарстанга карата игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, Бельгия илчесе Татарстанга эшлкле даирәләр вәкилләре делегациясе белән килде, барлыгы 12 Бельгия компаниясе вәкиле бар.
"Без Бельгия белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы, шул исәптән, төбәкара дәрәҗәдә дә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.