Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2017
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
05 2017 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов: Соңгы 15 елда Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарның гомуми күләме 10 кат артты һәм 12 млрд. сум тәшкил итте

Икътсадның реаль секторы предприятиеләре һәм фәнни учрежениелщр - вузлар, фәнни үзәкләр - арасында кооперацияне киңәйтү һәм тирәнәйтү мөмкинлекләрен без анализларга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советы утырышында белдерде.

Чара Казан милли тикшеренү технология университеты кампусларының бер бинасында узды (Казан, Четаев ур.)

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университеты (КАИ) территориясендә урнашкан лабораторияләр һәм фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышты.


Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ лабораторияләре һәм фәнни үзәкләре эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КНИТУ-КАИ лабораторияләрендә һәм фәнни үзәкләрендә булды.  

Рөстәм Миңнехановка шулай ук КНИТУ-КАИ 2 нче һәм 8 нче уку  корпуслары арасындагы мәйданчыкта (Четаев ур.) урнашкан Ту-144 очкычын күрсәттеләр.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Ту-144 очкычының Казан илкүләм тикшеренү университеты кампусындагы постаментка 2017 елның 26 маенда куелуы турында сөйләде. Ту-144 советлар заманындагы тавыш тизлегеннән артык очучы дөньядагы ике очкычның берсе булган пассажир очкычы.


“Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы рәисе итеп Татарстан Президенты сайланды

 

“Татнефтехиминвест-холдинг” (ТНХИХ) 2016 елга дивидендлар күчермәячәк, 1571,67 млн сум күләмендәге керемне, традиция буенча, тулаем компания үсешенә юнәлдерәчәк. Шундый карарны бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган холдинг акционерларының еллык җыелышында кабул иттеләр.

2016 ел белән чагыштырганда, компаниянең еллык кереме быел 34 процентка (170 млн сум булган) арткан.


Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибына яңа машиналар ачкычлары тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә «Форд Транзит» яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды.

Тантана «Медицина университеты клиникасы» (5 нче Казан шәһәр сырхауханәсе, Шәриф Камал,12) ДАСУнең хирургия корпусы янындагы мәйданда узды.

Шулай итеп, Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе автопаркы шул исәптән 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы чараларында да файдаланылачак яңа машиналар белән тулыландырылды.


Рөстәм Миңнеханов Казанда медицина университеты клиникасы - 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе бинасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «Медицина университеты клиникасы» ДАСУнең хирургия корпусында (Казан шәһәренең 5 нче номерлы хастаханәсе, Шәриф Камал ур, 12) булды. 

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча әлеге бинада төзекләндерү эшләре алып барылды. 

 


Рөстәм Миңнеханов Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлады.